ФИМ / ГО и Социология / Контрольная работа "Татар исемнәре язмышы"
(автор - student, добавлено - 2-08-2020, 17:25)
Татар халкы элек-электән яңа туган сабыйга исем кушуга зур җаваплылык белән караган. Матур эчтәлекле, аһәңле, җиңел һәм анык әйтелешле исемнәр бирергә тырышкан. Исемнең җисеменә туры килүен теләгән һәм тәэмин иткән. Балага исем кушу – бик җаваплы зур һәм мөһим вакыйга. Менә шуңа кытай халык мәкалендә хаклы рәвештә: «Начар язмыш белән туу куркыныч түгел әле ул, ә менә начар исем алу – коточкыч», - диелә. Татар халкында кеше исемнәренең шактый кызыклы һәм бай тарихы, үзенчәлекле традицияләре барлыкка килү, бирелү-кушылу йола-мотивлары бар. Татар исемнәренең барлыкка килүен һәм үсешен тарихи яссылыкка салсаң, берничә чорга бүләргә мөмкин: мәҗүсилек йолалары тәэсирендә барлыкка килгән борынгы төрки чор, икенчесе – ислам динен кабул иткәч кушыла башлаган исемнәр. Аннары Октябрь революциясеннән соң һәм 1990 еллардан алып бүгенгә кадәр булган чорларны атап була. Һәр этапның үз үзенчәлекләре, сыйфатлары бар. Борынгы төрки-татар исемнәренең барлыкка килүе мәҗүси ышануларга бәйле. Алар мәҗүсилек йолалары, гореф-гадәтләре йогынтысында килеп чыккан. Мондый исемнәр Тәңрегә, күк, кояшка табынуга корылган. Ә болгарларда бала тугач, кардәшләр белән бергә киңәшләшеп, нинди сыйфатларга ия булуын теләп, төрле явыз көчләрдән сакларга тырышып, чиннарга ирешүен уйлап исем биргәннәр. Шундый кызыклы фактлар да бар. Озак бала тапмыйча интеккән хатын-кызның нарасые дөньяга килгәч, аңа ананың теләкләрен аклау исеме бирелгән. Мәсәлән, Актаныш районы исеме вакытында Акланыш дигән сүзне йөрткән. Бала тапмый дигән килен көннәрдән бер көнне авырга узып, сабые туса, аңа Акланыш дигән исем бирелгән. Ягъни сабый әнисенең теләген аклаган, аны раслаган. Татар халкының рухи дөньясын формалаштыруда, үстерүдә, аны иманлы итүдә ислам диненең өлеше зур. Ислам белән безгә Динислам, Нурислам, Шәйхелислам, Шәйхулла, Мөхәммәд, Әхмәт дигән исемнәр керде. Озын исемнәрнең кыскартылган һәм кушма вариантлары барлыкка килгән. Төрки һәм гарәп компоненты кушылган исемнәр: Акназар, Ишморат. Төрки-татар һәм фарсы компоненты кушылган исемнәр: Айназ, Илназ, Җиһансылу. Тузга язмаган исемнәр кушу татарларда киң тарала башлады. Бу нәрсә белән бәйле дисезме? Бу галәмәт Октябрь революциясеннән соң башлана. Коммунизмны тормышка ашыру ниятеннән кушылган исемнәр барлыкка килә. Лена, Роза, Римма, Флера, Клара, Венера, Луиза, Светлана, Эльза, Октябрина, Энгель, Эрнес, Спартак, Рафаэль, Альбина һ.б. Хәтта Ленинны кире укып, Нинел исемен уйлап табалар. Кыскартылган кушма исемнәр байтак: Вил, Марлен, Изил, Ким, Юнир, Ленуза, Дамир, Рево, Люция. Мондый күренеш башкорт белән чувашларга да хас. Ләкин без, татарлар, бу өлкәдә аеруча алда барабыз. Нәрсәгә бәйле дигәнгә килсәк, башка төрки халыклар арасында мәдәният, әдәбият өлкәсендә әйдәп баручы халык, дөньякүләм үзгәрешләрне сизү, тоемлау, агымнан калышмау, яңалыкны тизрәк кулланылышка алу кебек сыйфатлар хас безгә. Ләкин исемнәрне кушу өлкәсендә артыгын кылану бар. Шулай да, соңгы елларда борынгы исемнәр кайта башлады кебек. Кәрим, Самат, Чыңгызлар күбәйде. Шөкер, ислам кыйммәтләре кире халыкка кайта, милли үзаң күтәрелә башлагач, борынгы исемнәрнең кулланылышка актив керүен күзәтергә мөмкин. Матур һәм куанычлы күренеш, чөнки кешенең исеме аның кайсы милләттән булуын күрсәтеп торырга тиеш. Халык тарих белән кызыксына хәзер. Борынгы төрки исемнәр дә кайта башлады. Болгар дәүләтенең Урта Азия, Иран һәм башка Шәрык илләре белән борынгы заманнардан ук башланган дәвамлы сәүдә һәм культура багланышлары аркылы болгар-татар теленә, ә соңыннан исә, Алтын Урдада һәм Казан ханлыгы чорларында, татар теленә байтак кына фарсы сүзләре һәм кеше исемнәре (мәсәлән, Бану, Бәһрам, Гәүһәр, Гәүһәршат, Гөлзадә, Гөлнара, Гөлсинә, Гөлзифа, Гөлназ, Гөлшат, Гөлҗиһан, Гөлчирә, Диләрә, Дилә, Дилназ, Диләфруз, Дираз, Лалә, Маһи, Маһия, Наһар, Нияз, Пакизә, Раушан-Раушания, Рушат, Рәния, Рөстәм, Сәрвәр, Фәрһад, Фәйрүз-Фәйрүзә, Фирәзә, Хуҗи-Хуҗия, Шаһбаз, Шаһигардан, Шаһимәрдан, Әсфәндияр, Җиһангир, Җиһанша, Һәнүз, Һәнүзә һ.б.) кергән. Татар исемнәре хәзинәсендә меңнән артык ел дәвамында саф төрки-татар исем компонентлары белән гарәп һәм фарсы телләреннән кергән исем компонентлары үзара кушылу аркасында кушма исемнәр барлыкка килгән. Әйтик, Айназар, Акназар, Колгали, Колшәриф, Гайшәбикә, Нурсылу, Әсмабикә, Айгөл, Айназ, Илназ, Гөлбикә, Гөлүсә,Закирҗан, Бибинур һ. б. исемнәр әнә шул юл белән ясалганнар. Исламның Аллаһыны олылауга багышланган, илаһи сыйфатларын, атрибутларын белдерүче эпитетлардан гыйбарәт исемнәр бар. Мәсәлән, Азамат («бөек, шөһрәт, дан»), Барый («бар итүче, яратучы, тудыручы, иҗат итүче»), Вәли («хакимлек итүче һәм яхшы бәндәләрнең дусты»), Кәрим («юмарт, рәхимле»), Рәхим («мәрхәмәтле, рәхимле, аяучан»), Самат («мәңге яшәүче»), Шәкүр («шөкер итүче»), Җәлил («олылык хуҗасы») һ. б. Татар исемнәре арасыда үзара кушылу аркасында кушма исемнәр барлыкка килгән. Мәсәлән, Сылубай, Сылубәк, Сылухан, Айназар, Илназ, Айназ ир-ат исемнәре; Бибинур, Айсылу,Таңсылу, Гөлназ һ.б. хатын-кыз исемнәре. Татар исемнәренең сакланып калыну проблемалары: 1.Интернациональ исемнәрдән үрнәк алу ( европа модасына сукырларча иярү: Эрнес, Энгель, Эльвина, Октябрина). 2.Катнаш никахлы гаиләләрдә татар исемнәре югалу күренеше ( 3.Яшь әти- әниләрнең балага исем сайлауга, аның карашлары ( сүзләргә игътибар итмәү). 4.Татар матбугатында, радио- телевидениядә татар исемнәрен пропагандалауга игътибар җитмәү. 5.Татар гаиләләрендә исем кушу традицияләренең бозылуы ( нәсел агачындагы исемнәрнең үрнәгендә исем сайлау). 6.Тормышта татар исемнәрен бозу ( исем җисемгә туры килергә тиеш ). Татар кешесендә татар исеме булырга тиеш. Исем кешенең нинди милләттән икәнен күрсәтеп тора. 7.Уртак варианттагы исемнәрне куллану ( ир-ат, хатын-кыз исемнәре) күп проблемалар китереп чыгара. 8.Борынгы исемнәрне бозып әйтү күренешләре ( орфоэпик, фонетик проблемалар бозыла). Зөләйха(Зулейха), Минтимер(Минтимир). 9.Татар исемнәренең язмыш проблемалары (грамматик хаталар). Рамиль-Рамил, Альмир-Алмир. 10.Татар исемнәрен сөйләмдә рус вариантында куллану: Зөлфия-Зульфия. Татар исемнәре- халкыбызның җәүхәрләре, кыйммәтле асыл хәзинәсе, милләтебезнең милли йөзе, көзгесе, тарихи үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге. Татар милләтенең киләчәгенә исем сайлауга, исем кушу- бирүгә үтә җаваплы, таләпчән һәм җитди булырга кирәк.
|
|