О САЙТЕ
Добро пожаловать!

Теперь вы можете поделиться своей работой!

Просто нажмите на значок
O2 Design Template

ФЭУ / Иностранные языки / реферат по татарскому языку "Татар халкының күренекле шәхесе- Кол Гали"

(автор - student, добавлено - 27-09-2017, 15:35)

 

 Скачать: 567.zip [414,44 Kb] (cкачиваний: 6)

 

 

Чит тел кафедрасы

 

 

Татар халкының күренекле шәхесе- Кол Гали.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Әчтәлек.

1. Кереш өлеш.

2.Төп өлеш.

3.Йомгак өлеше.

4.Кулланылган әдәбият.

5. Кушымта.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Кереш өлеш.

Кол Гали 1983 елда Идел буендагы төрки телле халыкларның урта гасырларда яшәгән шагыйре, болгар-татар язма поэзиясенә нигез салучы. Шагыйрь — мәшһүр «Кыйссаи Йосыф» поэмасының авторы. Бу поэманың кулъязмалары нөсхәләре Ленинградта, Казанда , Берлинда, Дрезденда һәм Закавказьеның гыйльми үзәкләрендә саклана.

Ул XIII гасырның беренче яртысындагы зур давыллы вакыйгалар чорында иҗат иткән. Бу чорда Чыңгыз хан яуларының һөҗүмнәре нәтиҗәсендә җир йөзеннән күпләгән шәһәрләр югала, Евразиянең этно-политнк нартасы да яңадан төзелә. Шагыйрьнең тормышы хакында өзек-өзек кенә мәгълүматлар сакланып калган. Ул Болгарда, Хәрәземдә белем ала, мөселман Көнчыгышының мәдәни үзакләренә сәяхәтләр кыла. Шагыйрьнең үлеме 1236 елга — «бөек шәһәр» Биләр каласын Батухан гаскәрләре яулап алган вакытка туры килә дип уйлыйлар...

Шагыйрьнең бер әсәре — Урта гасырлар Идел буеның иң күренекле иҗат җимеше булган «Кыйссаи Йосыф» поэмасы — тулысынча сакланып калган һәм ул татар халкының күңелендә, йөрәгендә иң мактаулы урын алган. Археография тикшеренүләр күрсәткәнчә, Идел буеның һәм Урал алдының татарлар яшәгән һәм хәзер дә яши торган җирләрендә «Кыйссаи Йосыф» поэмасының басма яисә кулъязма нөсхәләре сакланмаган бер генә йорт та булмаган диярлек. Соңгы 25 ел дәвамында, Идел буенда һәм Урал. ягы төбәкләрендә үткәрелгән гыйльми экспедицияләр нәтиҗәсендә, поэманың 100 га якын яңа күчермәләре табылды; алар ХҮIII-ХIХ гасырларда элек­керәк язылган үрнәкләрдән күчереп алынганнар.

 

 

 

Татар халкының күренекле шәхесе- Кол Гали.

Татарлар арасында «Кыйссаи Йосыф» әсәре басма рәвештә бик киң таралган: 1839 елдан башлап ул тулы килеш 70 мәртәбәдән күбрәк басылган.

Әсәрнең сюжетына Коръәннең 12 нче сүрәсендә китерелгән хикәя — Ягкуб пәйгамбәр хәлләре һәм аның углы Йосыфның үз туганнарының аркасында җәфалар чигүе — нигез итеп алынган.

Әсәрнең теле аңа киң катлау укучылар һәм тыңлаучылар игътибарын яуларга мөмкинлек тудырса, поэманың мавыктыргыч эчтәлеге, автор карашының гуманизмы һәм демократиклыгы аны халыкка рухи яктан якын иткән.

Поэманың үзәгендә ил белән идарә итүче хөкемдар һәм халык иминлеге проблемасы тора. Автор әсәрнең төп герое Йосыф, образы аша хөкемдар кешенең нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеген күрсәтергә тырыша. Ул чор җәмгыятьтәге гаделлек барыннан да элек хөкемдарга бәйле булганлыктан, ул, шагыйрь фикеренчә, иң башта рухи яктан күркәм сыйфатка, шулай ук зур акылга, алдан күрә алу сәләтенә, баһадирларча көчкә һәм үз халкына карата тугрылык хисенә ия булырга тиеш. Кол Галинең телендә Йосыфка карата тугрылыклы, хыянәтсез дигән мәгънәдәге «сыйт-дыйк» сүзе юкка гына бик еш кулланылмый. Әсәрдә Йосыф чыннан да бик тугрылыклы итеп тасвирлана: ул тәңре алдында да, карт атасына мөнәсәбәттә дә, үзенең җәмгыять каршындагы бурычына, ниһаять, Зөләйхага карата да ахыргача тугры булып кала.

Аның җәмгыять каршындагы тугрылыгы Мисырда зур кытлык хөкем сөргән вакытта ил-халык турында кайгыртучанлыгы аша гәүдәләнә. Атасына тугры калуы исә Йосыфны озак еллар буе михнәт чигәргә, рәхәтлекләрдән баш тартырга мәҗбүр итә. Чөнки, аның инануынча, бары тик Йосыфның чыдам һәм түземлелеге генә әтисенең газапларын җиңеләйтә ала икән. Әтисен һаман истә тотып яшәү аны түбән- I лекләрдән, гөнаһлардан саклап кала...

Үзен кол итеп сатып алган Мисыр патшасына да ул тугрылык саклый; шуңа күрә дә Йосыф гүзәл Зөләйханың аздыргыч тәкъдимнәрен кире кага. Инде Зөләйханың никахлы ире булгач, Йосыф гомеренең ахырынача аңа тугры кала, шәрык хөкемдарларына хас булганча җарияләр тотмый, Зөләйха үлгәннән соң да яңадан өйләнми, бәлки, тол килеш кала биреп, балаларын тәрбияләү белән шөгыльләнә...

Поэманың күп кенә сәхифәләре мәхәббәт темасын поэтик һәм фәлсәфи яктан ачуга багышланган. Кол Гали әсәрендә мәхәббәт мистик планда бирелми. Дәртле, ихлас дөньяви мәхәббәтнең гәүдәләнеше сыйфатында Зөләйха тасвирлана. Төшзндә күргәннән соң аның Йосыфка гашыйк булуын, күп газапларга тарыса да, барыбер үз максатына ирешә алуын, шулай ук гашыйк булган гүзәл кызның кайнар хисләрен шагыйрь гаҗәп оста сурәтли; Зөләйханың сөйгән кешесенә багышланган сүзләре шагыйранә ихлас яңгырый.

Кол Гали, шулай итеп, кешенең дөньяви мәхәббәткә хаклы булуын раслый. Әмма, ди ул, чын бәхеткә кеше бары пакь вөҗдан, намус белән генә ирешә ала. Тик, Зөләйханың бер кат ялгышканы шикелле, хыянәт юлына басарга ярамый...

Аталар һәм балалар мөнәсәбәте — поэманың үзәгендә торган төп мәсьәләләрнең берсе. Галимнәр хаклы рәвештә билгеләп үткәнчә, поэманың шәрык халыкларында таралган вариантларында бу момент традицион характерга ия. Әмма Кол Гали поэмасында ата-аналар белән балалар арасындагы мәхәббәт һәм ата кешенең бәхеткә хокукы мәсьәләсе социаль яктан калкытып куела, чын-чыннан кешелекле рәвештә хәл кылына. Сюжет агышы буенча Ягкубның иң сөекле улы урлана һәм коллыкка сатыла. Ләкин Ягкубка мондый кайгы очраклы гына килми: бу җәза аңар Йосыфны имезүче хатынның нарасый улын коллыкка сатып җибәргәнлеге өчен илаһи каргыш сыйфатында бирелә.

Ләкин Ягкубның менә шулай җәзалануын сурәтләгәндә Кол Гали схематизмга батмый. Ата газабын автор бик кешелекле рәвештә ача. Кайчакларын хәтта Ягкуб бер үзе генә газапланмый, бәлки аның белән бергә әйләнә-тирәсендәгеләр дә газап чигә. Бу юнәлештә поэмадагы көчеген югалткан ана бүренең кайгысын тасвирлау да гаять гыйбрәтле. Мөгаен, менә шушы дулкынландыргыч хәлләр һәм аларның бик кешелекле төстә яктыртылуы «Кыйссам Йосыф»ны татар укучыларының иң яраткан әсәрләренең берсенә әверелдергәндер. Поэманың телдән-телгә күчә килгән күп вариантлары «күрсәткәнчә, халыкта әсәрдәге Ягкуб — Йосыф сызыгына аерата әһәмият бирелгән. Шуңа күрә халык еш кына очракларда әсәргә автор тарафыннан куелган «Кыйссам Йосыф» исемне үзгәртеп, аны «Йосыф китабы» яки «Ягкуб һәм Йосыф китабы» дип атаган. Шулай ук әсәрнең аерым бүлекләрен яттан сөйләгәннәр, аның өзекләрен кич утырган вакытларда көйләгәннәр; мәдрәсәләрдә исә бу китапны уку әсбабы итеп тә файдаланганнар.

Көйләп уку турында сүз чыккач, шуны да искәртеп үтик: дәртле Зөләйха белән тугрылыклы Йосыф образлары Казан татарларының җыр репертуарларында киң урын алган—-алар хакында аерым дүртьюллыклар да, сюжетлы җырлар да иҗат ителгән. Кол Гали тудырган образларның фольклорга шулай тирән үтеп керүе авторның әсәр тукымасына борынгы фольклор һәм этнографик мотивларны мул итеп сеңдерүе белән аңлатылса кирәк.

 

 

 

Йомгак өлеше.

«Кыйссам Йосыф» поэмасының халыкта гаҗәп киң таралуын аның төрки телләрдә төрле вариантлары барлыкка килүе раслый. Кол Гали поэмасы, үзенең чагыштырмача архаиклыгына карамастан, татарлар арасында иң популяр һәм теле, поэтик агышы ягыннан аңлаешлы, халыкның милли рухына якын әсәр булып кала бирә.

Үз иҗатында мөселманча китап традицияләре белән җирле төрки халыкларның фольклор мотивларын органик рәвештә бергә кушып җибәргән Урта гасырлар шагыйре Кол Галинең исеме менә инде сигезенче гасыр татар халкының күңел түрендә яши — халык характеры оешуда аның әсәре шифалы чишмә кебек чыганак булган.

Кол Гали әсәрендәге Зөләйха үз сөйгәне Йосыфның чәчен унике толымга бүлеп үрә. Ә мондый күренеш — ирләрнең толым йөртүләре — төркиләрдә ислам дине кабул ителгәнче таралган сыйфат иде. Борынгы төркиләр кеше үлгәннән соң аның җаны кош булып очып китә дип ышанганнар. Аларның мондый инанулары борынгы чор төрки таш сыннарында да чагылыш тапкан: мәрхүмнең кыяфәте күкрәгенә кош утырткан килеш сурәтләнгән.

 

 

 

 

 

 

 

 

Кулланылган әдәбият.

1.Казан утлары журналы №9 1983ел.

2.Әдәбият китабы. 7 сыйныф, 2003ел.

3.http://airat092.narod.ru/kolgali.htm

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Кушымта.

Описание: C:UsersРамильDesktopcover_6492_b.jpg

Кыйссаи Йосыф китабы,Кол Гали.

 

 

Описание: C:UsersРамильDesktopKolGali2.jpg

"Кол Гали” памятнигы, Казан.

Описание: C:UsersРамильDesktopKol Gali.jpg

Кол Гали.


Ключевые слова -


ФНГ ФИМ ФЭА ФЭУ
Copyright 2018. Для правильного отображения сайта рекомендуем обновить Ваш браузер до последней версии!