О САЙТЕ
Добро пожаловать!

Теперь вы можете поделиться своей работой!

Просто нажмите на значок
O2 Design Template

ФИМ / ГО и Социология / РЕФЕРАТ на татарском "РИЗАЭТДИН ФӘХРЕТДИН"

(автор - student, добавлено - 26-04-2014, 12:46)

СКАЧАТЬ:  moy-referat.zip [18,54 Kb] (cкачиваний: 135)

 

 

РИЗАЭТДИН ФӘХРЕТДИН

 

 

 

 

Эчтәлек

Кереш сүз. 3

Ризаэтдин Фәхретдиновның тормыш юлы.. 4

Ризаэтдин Фәхретдиннең иҗаты.. 7

Йомгаклау. 10

Кулланылган әдәбият. 11

 


Кереш сүз

Мәшһүр төрки-татар тарихчысы, дин галиме, җәмәгать эшлеклесе, педагог һәм әдип Ризаэтдин Фәхретдиннең тууына 2009 елның гыйнварында 150 ел тулды. Бу исем XIX-XX гасыр башы татар мәгърифәтчелегенең символы булып тора. Татар иҗтимагый фикере һәм мәдәнияте тарихына Ризаэтдин Фәхретдин галим-энциклопедист, дини схоластикага каршы торучы, фән, тарих, әдәбият һәм сәнгатьнең гүзәл үрнәкләрен пропагандалаучы булып кереп калган. Галимнең күпкырлы таланты һәм фәнни кызыксынулары хөрмәткә, соклануга лаек. Ризаэтдин Фәхретдин тарих, фәлсәфә, педагогика, юриспруденция, тел белеме, әдәбият, сәнгать, халык иҗаты, география, этнография, археология, медицина, астрономия белән тирәннән кызыксына, өйрәнә. Аның бу өлкәләрдәге фәнни хезмәтләре бүген дә кыйммәтләрен югалтмаган.

Безнең тарихи шәхесләребез чын тарихи дөреслекне гасырлар буена, ничек кенә авыр булмасын, һәртөрле кыенлыкларга карамыйча, хәтта үзләренең гомерләре бәрабәренә, зур тырышлык белән язып калдырганнар. Мин дә белем чишмәсенең башлыгы булган Риза Фәхретдиннең тормышын, үткәнен өйрәнеп шушы эшне башкарырга булдым.


Ризаэтдин Фәхретдиновның тормыш юлы

Ризаэтдин Фәхретдин хәзерге Әлмәт районына кергән Кичү-Чаты авылында (искечә Самара губернасы Бөгелмә өязе Юлдаш авылы) 1859 елның 4 гыйнварында дөньяга аваз сала. Аның әтисе Сәйфетдин улы Фәхретдин белән әнисе Мәһүбә Рәмкол кызы гаиләсендә ул бишенче бала була.

Сәйфетдин ахун үзенең улы Фәхретдиннең дә бик укымышлы булуын теләгән һәм үзе башлап аңа гыйлем нигезләренә юл ачкан. Сәйфетдин үзе дә тирә-як төбәктә абруйлы дин әһеле булган. Гыйлем һәм дин юлына кереп китүне тирәнрәк төшенсен өчен, улы Фәхретдинне дә гыйлемле кешеләр белән аралаштырырга тырышкан. Фәхретдин өйләнгәндә дә, Ризаэтдиннең булачак әнисе Мәүһүбә дә шул ук Бөгелмә өязенә караган Иштирәк авылының имамы, Рәмкол Максуди улының кызы була. Рәмкол хәзрәт тә бик еш китап күчерү белән шөгыльләнгән. Ризаэтдин Фәхретдин үзенең күп кенә тикшеренүләре һәм тарихи эзләнүләре нәтиҗәсендә, унөченче бабасы Татарның Болгар илендә яшәгәнлеген һәм алтынчы бабасына хәтле булган бабалары шул Идел буенда булган «Бөек Болгар» иленнән икәнлекләрен белгән. Үз вакытында шактый зур күләмле шәҗәрәсен дә төзегән.

Мәүһүбәнең, Фәхретдин хәзрәткә кияүгә чыгып, Кичу-Чаты авылына килгәч тә авылдагы кыз һәм ир балаларны җыеп сабак бирә башлавы шуңа җитәрлек белемле мөгаллимә булуын аңлата. Яшь Ризага да беренче сабакны әнкәсе укыта. Биш яшьтә инде Риза шактый йөгерек укый ала. Әнкәсеннән күп нәрсәләр өйрәнүен, белем чишмәсенең беренче чыганагы әнкәсе булуын, аның, киң күңелле, сабыр, кешеләргә ихтирамлы һәм мәрхәмәтле булуын Ризаэтдин Фәхретдин гомер буе исендә тота. Аның үзенең дә холык-фигыле әнкәсенекенә охшаш булуы турында туганнары да сөйләгәннәр.

Алты яшендә чакта Риза Фәхретдин үзе укып өйрәнгән китаплары буенча «Түбән Шәлчеле» авылындагы мәдрәсәгә барып сабак тыңлап кайта. Бу вакытта аның, өлкән агасы биредәге мәдрәсәдә хәлфә булып эшли торган була. Риза сабак тыңлатуда үзенең тырыш шәкерт булуын таныта. Моннан сон, 1867 елның көзендә аны, җизнәсе Гыйлман ахунга ияртеп, Чистай мәдрәсәсенә укырга җибәрәләр. Җәйгә кадәр шул мадрәсәдә торып укыганнан соң, июнь башында кире авылга кайта һәм инде ул елны кабат Чистай мәдрәсәсенә барып укый алмый. Үзен генә анда җибәреп укытырга ул кечкенә, ә кабат алып барып укытырга һәм күз-колак булырга кеше булмый. Кабат Юлдаш авылында гына укып кыш чыккач, ул 1869 елның көзендә, мәшһүр мәдрәсәләрдән саналган Шәлчеле авылы мәдрәсәсендә укый башлый. Бирегә аны икенче агасы Кашшафетдин алып бара. Шулай итеп яшь Ризаның, мәдрәсәдә өзлексез уку дәвере башлана. Җәй көннәрен туган авылына кайтып үткәрә, ә көзгә тагын мәдрәсә тормышын башлый. Ризаэтдин уку барышында бик тә күңелсез хәбәр ала. Юлаучы аша аңа әнисенең үлүе турында хәбәр китерәләр. Бу 1873 елның, көзе була. Әнисе Мәүһүбә абыстайның кинәт вафат булуы 13 яшьлек Ризаны тетрәндереп җибәрә. Әнисен ул чиксез ярата торган була. Инде әнисез дә калу Риза өчен зур бәхетсезлек булып тоела. Әмма, ни генә булмасын, яшь Риза укуына өзеклек ясамый, сабакны чын күңеленнән өйрәнә. Яхшы укый, башка ширәктәшләренә Караганда гыйлемне тирәнрәк үзләштерә. Ун ел укыганнан соң, 1879 елда гыйлем нигезләрен тагын да күбрәк үзләштерү нияте белән Әстерхан якларына барып кайтырга була. Әмма биредәге остазлары анда барып укуына каршы төшәләр. Әгәр Ризаэтдин анда барып укыса, аннан соң ул бирегә кайтмас, без биредә бер сәләтле мөгаллимебезне югалтачакбыз дигән нәтиҗә чыгаралар. Чөнки Риза, хәлфә булырлык дәрәҗәдәге гыйлемне биредә дә артыгы белан үзләштерә. Шәкерт вакытында ук сәләт һәм тырышлыгы нәтиҗәсендә, төрек, гарәп һәм фарсы телләрен сабакташларына караганда камил үзләштерә. Бу юнәлештә ул шул телдә язылган китапларны күчереп, аның мәгьнә-тәрҗемәләрен өйрәнә, шулай ук башка төр тарихи чыганакларны һәм әдәби китапларны күп укый. Мондый китапларны жыю һәм күчерүне көндәлек эш гамәле буларак үтәргә тырыша. Бер ук вакытта тузган китапларны тәртипкә сала, төпли, пөхтәләп яңарта. Аерым фәннәрдән ерак торган мәдрәсә программаларың, белем бирү дәрәҗәсе сай булуын аңлап, ул үзен дәреслекләр язуда сынап карый.

Ризаэтдин Фәхретдин үзенә остаз буларак кабул иткән Шиһбетдин Мәрҗани хәзрәтләре һәм Галимҗан Баруди кебек шәркыят белгечләре, Курсави шикелле мөгаллимнәрнең белем дәрәҗәсенә сокланып, аларга белем нигезләрен үзләштерү үзенә караганда күпкә җиңел булуына уфтана һәм үзе дә шулар кебек киң белем дәрьясына йөзү уе белән хыяллана. «Алар гыйлем коесыннан чүмечләп белем эчкәннәр, ә мин энә белән кое казып азапланганмын»,  — дип искә ала торган булган. Кайдан гына булмасын, нинди генә юл белән булса да, кулына килеп керган файдалы гыйльми китапларны үзенә калдыру юлларын табарга тырышкан һәм күчереп язып утырган. «Минем өчен китаптан да кыйммәт нәрсә булмаган, төннәр буе кирәген дә, кирәкмәгәнен дә гел кучерә идем», — дип искә ала.

Әстерханга бару теләге тормышка ашмагач, Бохарага барып, андагы мәдрәсәләр, китапханәләр белән танышу теләген әтисе Фәхретдингә белдерә. Әмма әтисе: «Син киткәч, мин сине күрми үләмен, син аннан тиз генә кайта алмассың», — дигәч, әтисе сүзләренә бүтән каршы килергә батырчылык итми. Чөнки ул үзе дә бик йомшак күңелле булу белән, әтисен рәнҗетүнең, начар гадәт икәнен төшенә һәм бүтән бу турыда сүз кузгатмый.

Шулай итеп барлык гыйлем хәзинәсен шушы Тубән Шәлчеле мәдрәсәсендә туплый. Үзлегеннән белем алу белән ныклы карарга килеп, шәрыкъ телләрен үзләштерүне тагын да камилләштерү өстендә эшли. Күп кенә китаплар шушы телдә язылган булу сәбәпле, әлеге шәрыкъ телләрен белми торып, фәнни китапларны үзләштереп булмый. Бу телләрне нык үзләштереп, үзе дә гыйльми китаплар язырлык дәрәҗәгә ирешә.

Шул ук үзлегеннән уку дәверендә урыс телен дә бик яхшы өйрәнә. «Әгәр үз вакытында урысча өйрәнеп, кирәк китапларны укый алган булсам, бик күп гыйлемнәрне алданрак өйрәнгән булыр идем», — дип искә ала. Кирәк булган гыйльми чыганакларны, тарихи шәхесләрнең, Брокгауз, Карамзин, Соловьев, Рычков кебек урыс зыялыларының хезмәтләрен киң рәвештә «файдаланган. Бу юнәлештә урысча укуга үзенең, балаларына да тиешле игътибарны юнәлтә.

Беренче мәртәбә, 1884 елда аның кулына очраклы рәвештә «Тәрҗеман» газетасы килеп керә. Бу басмага мөкиббән китеп, зур кызыксыну белән укый. Шул сәбәпле әлеге газетка язылу чарасын күрә. Газетка язылу авыл мадрәсәсе шәкерте өчен гаҗәеп хәл була. Әмма газетка ничек булса да языла һәм шуннан соң, өзлексез алдырырга тырыша. Мәдрәсәдә укыган чорда ук инде ул югары сыйныфта хәлфәлек итә.

Ризаэтдин Шәлчеле мәдрәсәсендә тулы хокуклы хәлфә булып эшли башлагач, 1885 елда өйләнә. Хәләл җефетлеккә Минзәлә өязе Чыбыклы авылының, ахуны Габделнасыйр Төхфәтуллинның кызы Нурҗамалны ала һәм Шәлчеледә җәмәгате белән яши башлый.

Ризаэтдин Фәхретдинов 1936 елның 2 апрелендә дөньядан ахирәткә күчә. Аңа 77 яшь була. Үзенең васыяте буенча Уфа шәһәрендә татар зиратында җирләнә.

 

 

 

Ризаэтдин Фәхретдиннең иҗаты

Мәдрәсәне төгәлләгәч Ризаэтдин Фәхретдин укыту-тәрбия эшендә яңа алымнар кулланып шәкертләргә дөньяви фәннәр укыта башлый. Ул укытучылык эшендә дә укытучыларга яңа фән нигезләрен үзләштерү алымнарының үзенә генә хас яңа методикасын эшли, аны гамәли дәреслек итеп яза. Татар халкы тарихына һәм әдәбиятына бәйле төрле истәлекләрне җыя һәм китап хәленә китереп яза. ”Китабе мөкатдимә”сендә мирас булу мәсәләләрен яктырта, ”Әт-төхвәтел-әнисия” - татар теле буенча хезмәт, ”Китабет тәсрыйф” — гарәп теле грамматикасы, ”Әт-тәхрирел-мосфа” — тәрбия һәм әхлак хакында.

Р. Фәхретдин җаны-тәне белән чын күңелдән фәнни ачышларны аңларга һәм шуларны халыкка аңлатырга тырышып яши. Мәгьрифәт һәм белем тарата: әдәби һәм био-библиографик хезмәтләрендә тормышны реалистик карашлардан чыгып бәян итә. Аңарда акыл һәм белемнең чикләнмәгән көченә ышану, мәгьрифәтне ялкынлы пропогандалау, үстерүе нәтиҗәсендә үз халкын бәхетле итәргә омтылу зур иде.

Хәзерге вакытта фәннәр төрле бүлекләргә бүленеп, гомумән, аерым бер бүлекчәдә генә эзланүләр алып барганда да, Ризаэддин Фәхреддиннең күп тармаклы эшчәнлегенә чик юк дип уйларлык. Моны раслар өчен аның «Шура»га язган башка мәкаләләренә күз салыйк. Әйтик, археология һәм этнография, борынгы кулъязмалар җыйнау һәм саклау, ислам илләрендә музыка һәм җыр, борынгы татар-башкорт җырлары, киемнәр, акчалар, мәшһүр китапханәләр, җир йөзендәге искиткеч гүзәл биналар, сәфәрләр, җәмгыятъләр һәм башка шундыйлар — үзе бер дөнья.

Ризаэддин Фәхреддиннең Оренбургка килүенең төп сәбәбе итеп биредә яңа милли матбага нәшер ителүен һәм бертуган Мөхәммәтшакир һәм Мөхәммәтзакир (Дәрдемәнд) Рәмиевләр нәшер итәчәк «Шура» журналына баш мөхәррир буларак чакырылуын әйтергә кирәк. Моңа кадәр Ризаэддин Фәхреддин Уфада Диния нәзәрәтендә казый була. Андагы архивны бик авырлык белән тәртипкә сала, чөнки архив бик нык таралган була. Кыйммәтле борынгы кулъязмаларны эзләп-җыйнап-туплау җиңелләрдән булмаса да, аларны саклауда ул тиешле шартлар булдыруга ирешә. Шуның өстенә 1906 елга кадар Ризаэддин Фәхреддин Уфа тормышында да алтмышка якын фәнни-гыйлъми-педагогик хезмәтләрен бастыра. Бу әсәрләре белән танышканда ук инде галимнең алдынгы карашлы фикер иясе икәне ачык чагыла.

Димәк, шушы вакытка инде Ризаэддин Фәхреддин өлгереп җиткән фән эшлеклесе була, Диния нәзарәтендә моңа кадәр эшләгән казыйлардан иң гыйлемлесе Ризаэддин хәзрәт була. Ә мөхаррир итеп казыйны кую, безнең уебызча, журналга рөхсәт алуны җиңеләйтү теләгеннән булгандыр.

Беренче урыс инкыйлабы (1905 ел) Ризаэддин Фәхреддингә тәэсир итми калмый, чөнки ул дүрт дивар эчендә утыра торган галимнәрдән булмый, дөньядагы һәр нәрсәдән хәбәрдар була, 1905 елда казыйлык хезмәтен калдыру теләген гариза язып белдерә.

Оренбургка килгәндә Ризаэтдин Фәхретдингә 47 яшь, ягьни иң зур омтылышларны эшкә ашырырга рухланган вакыты була. Биредә 12 ел эчендә ул 80 китап чыгара һәм фәкать «Шура» битләрендә генә дә 313 мәкалә бастыра. Баш мөхәррир буларак галим бөтен көчен, талантын оештыру эшләренә бирә һәм халыкны агарту өчен максатчан эш башкара. Аның журнал аша иң башлап тәкъдир итәрлек эше - журналны бәхәс мәйданы итеп, тормышның һәр ягыннан якын килеп фикер алышу, киңәшү, күп кенә авторларны үзенә тарту һәм җәлеп итү. Шуңа күрә дә журналның исеменә җисеме туры килә: «Шура» — киңәш дигән сүз. Журналга язышкан кешеләр арасыннан (күренекле галимнәр, укытучылар, шәкертләр, хатын-кызлар) киләчәк өчен каләм осталары тәрбияләү һәм үстерү журналның максатчан эше була. Шул сәбәпле журналның төп язышучылары арасында заманында танылган галимнәр белән янәшә яшьләрнең, дә әсәрләре басылып бара.

Мондый популярлык патша чиновниклары каршында көтелмәгән һәм теләмәгән бер вакыйга булып кабул ителә. Югарыда әйтелгәнчә, алар юк сәбәпне бар итеп, Ризаэддин Фәхреддиннең күп кулъязмаларыннан мәхрүм итәләр. Журналга күп штрафлар һәм салымнар салына.

1914 елда Петербургта Бөтенроссия мөселманнары корылтае була, ә Согуд Гарәбстанында 1926 елда Халыкара мөселманнар корылтае була. Ризаэтдин хәзрәт бу корылтайларда да катнаша. 1917 елның май аенда Мәскәүдә Бөтенроссия мөселманнырының ирекле корылтаенда Ризаэтдин Фәхретдингә кабат казыйлык эшен тәкъдим итәләр. Бу хәбәрне ишеткәч, галим үзенең катгый каршылыгын белдереп корылтай исеменә атап хат яза һәм ул хатны корылтай вәкиле, улы Габдрахман Фәхретдин корылтай вәкилларенә укый. Шуңа да карамастан, корылтайда аны кабат казый итеп тәгаенләп тавыш бирәләр. 1918 елның февралендә Ризаэтдин Фәхретдин үзе теләмәсә дә, кабат Уфага китә. Казыйлык хезмәтен икенче мәртәбә үтәргә керешкәч, «Асарь»нең бастырырга әзерләнгән кисәкләрен эшкәртә. Шулай ук ул Диния нәзарәтенең архивындагы кыйммәтле материалларны нәшер итәргә әзерләү өчен тарихчы галимнәрдән бер комиссия оештыра. Комиссия әзерләнгән проект буенча аена бер тапкыр «Россия мөселманнарының тарих чишмәсе» исемле журнал бастырып чыгарырга тиеш була. Әмма бу проект тормышка ашмый кала, фәкать архивтагы материалларны системага салу белән генә төгәлләнә.

1922 елда Ризаэтдин Фәхретдинне мөфти итеп куялар. Бу чорларда фәнни атеизм мәсьәләләре, башка төрле сәяси-иҗтимагый эшләрнең катлаулана баруы сәбәпле ул, дин һәм дини эшләр җитәкчесе буларак, төрле кыенлыкларга очрый. Бу чорда Ризаэтдин Фәхретдин актык көчен, акылын, тәҗрибәсен кулланып, Каһирә, Бохара, Хивадагы китапханәләр белән беррәттән торырлык, гасырлар тирәнлеген колачлаган, тарихи материалларга гаятъ бай булган Диния нәзарәте архивын ашыгыч рәвештә бинасыннан чыгарылудан, югалудан саклап кала. Бу исә гыйлем һәм фән өлкәсендәге сирәк очрый торган гаять зур батырлыкка тиң.

Галим Фәхретдиннең яшәгән чоры япон сугышы, беренче урыс инкыйлабы, караңгы реакция, Беренче бөтендөнья сугышы. Октябрь түнтәреше, интервенция һәм гражданнар сугышы, ачлык, большевиклар золымы кебек җәберле-каһәрле елларны эченә ала. Шундый сәяси-иҗтимагый тотрыксызлык еллары булса да, ул үзенең халкын агартуга багышлаган кыйбласыннан тайпылмый.

Ризаэддин Фәхреддиннең көндәлек язмасыннан бер өземтә китереп үтү урынлы булыр. Бу язманы Закирә Шәрәф 1923 елны күчереп алган: «Гарәп мәдәниятенең таҗына торырлык, кыйммәтле таштай ялтыраган Ибне-Сина, Фарабиләрнең исемнәрен ишеткәндә никадәр шатлансак та, үзебезнең тарихыбызны, телебезне, милләтебезне тикшерүебезне, язуыбызны бер кимчелек санауларын белгәч, әрнеп кайгырмыйча һәм көенмичә калып булмый».


Йомгаклау

Ризаэтдин Фәхретдин хазәрге вакытта да күпчелек критикларга табышмак булып кала бирә. Риза әфәнде укылып бетмәгән китап кебек бит, ди аның турында бүгенге галимнәр. Кайсы гына фәнне алма, анда Фәхретдинов эзләре килеп чыга. Аның шәхесе югары милли аң һәм толерантлыкны берләштерә. Бөтен гомере буе ул туган халкының бәхете өчен, татар телен, мәдәниятен үстерү өчен көрәшкән. Шуңа күрә Риза Фәхретдинов татарларның ин бөек шәхесләренең берсе булып кала.


Кулланылган әдәбият

1. http://mincult.tatar.ru. ТР Премьер-министр урынбасары – мәдәният министры З.Р.Вәлиеваның Ризаэтдин Фәхретдиннең тууына 150 ел тулуы уңаеннан җәмәгатьчелеккә мөрәҗәгатеннән.

2. Мәгариф, №1, 2005, 58 - 60 битләр.

3. Мәгариф, №3, 2005, 62 - 64 битләр.

4. http://kitap.net.ru. Татар электрон библиотекасы


Ключевые слова -


ФНГ ФИМ ФЭА ФЭУ Яндекс.Метрика
Copyright 2021. Для правильного отображения сайта рекомендуем обновить Ваш браузер до последней версии!