О САЙТЕ
Добро пожаловать!

Теперь вы можете поделиться своей работой!

Просто нажмите на значок
O2 Design Template

ФИМ / ГО и Социология / Реферат по татарскому языку "РИЗАЭтДИН ФӘХРЕтДИН – ПЕДАГОГ" на татарском

(автор - student, добавлено - 20-08-2013, 13:12)

 

Скачать:  tit_doc1.zip [15,49 Kb] (cкачиваний: 89)

 

 

 

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ МӘГӘРИФ МИНИСТРЛЫГЫ

ӘЛМӘТ ДӘҮЛӘТ НЕФТЬ ИНСТИТУТЫ

 

 

ЧИТ ТЕЛЛӘР КАФЕДРАСЫ

 

 

 

 

 

 

РИЗАЭтДИН ФӘХРЕтДИН – ПЕДАГОГ

 

 

 

 

 

 

 

Эчтәлек.

 

1. Кереш өлеш……………………………………………………….................3

2. Төп өлеш…………………………………………………………..................4

3. Йомгак өлеше……………………………………………………..................9

4. Кулланылган әдәбият……………………………………………...............11

5. Кушымта…………………………………………........................................12

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Кереш өлеш.

      1859 елның 17 гыйнварында хәзерге Әлмәт районының Кичүчат авылында мулла гаиләсендә дөньяга килгән Ризаэтдин Фәхретдин мәдрәсәдә үк гарәп, фарсы, төрек телләрендә тирән белем ала. Мәдрәсәнең югары сыйныфында укыганда ук инде ул башлангыч сыйныф балаларын укыта башлый. Дөньяви фәннәргә өстенлек бирүе, укыту-тәрбиядә яңа алымнар куллануы белән бик тиз танылып өлгерә. Әлеге һөнәренә ул гомере буена тугрылыклы булып кала.

Мәдрәсәне тәмамлагач, Р. Фәхретдин мөгаллимлек эше белән шөгыльләнә башлый. Аның бу эшендә мәшһүр мәгърифәтче галим Ш. Мәрҗани алымнарының тәэсире сизелә. Һәрнәрсә белән кызыксынучан, сәләтле, эш сөючән, тырыш бала булып үскән Ризаэтдин мәдрәсәдә укыган елларында да, соңыннан да китаплар күчереп язу белән мавыга. Аның нәкъ менә шушы шөгыле булачак галимнең фәнни-иҗади эшчәнлегенең башлангыч чоры булып тора да инде. Китаплар күчерүдән ул акрынлап үзе фәнни хезмәтләр, китаплар язу эшенә керешә, беренче кулъязма яки басма чыганаклар белән эш итәргә өйрәнә. Татар халкының тарихы, әдәбияты, мәгърифәте һәм халык педагогикасы белән бәйле тарихи чыганакларны, истәлекләрне җыя, тәртипкә сала, аларны өйрәнә.

Ризаэтдин Фәхретдиннен әхлак гыйлеменә багышланган хезмәтләре аеруча зур кызыксыну уята. Анын кебек әхлак, тәрбия мәсьәләләренә игътибар биреп, бер-бер артлы китаплар чыгарган башка кеше бармы икән? Галимебезнең белем алу, әдәп, тәрбия, әхлакка багышланган хезмәтләре 100 гә якын (барлык иҗат иткән китапларының яртысы бу). Ризаэтдин Фәхретдин хезмәтләре һәркем аңларлык гади тел белән, үтемле, тормыштан алынган мисаллар һәм чагыштырулар белән баетылып язылган. Шуна күрә дә үз вакытында алар яратылып укылган, кайберләре ун-унбер мәртәбә дөнья күргән. Бу Ризаэтдин Фәхретдиннең зур тәҗрибәгә ия булуы белән дә аңлатыла.

 

 

 

Төп өлеш.

«Адәм баласы үзен-үзе тәрбияләргә, камилләштерергә тиеш, буй җиткән һәр кеше үзен-үзе тәрбияли ала», – ди Ризаэтдин Фәхретдин.

Казанда 1908 елда бастырган «Адабе тәгълим» китабының исеме астына Р. Фәхретдин гарәп телендә Гали хәлифәнең «Балаларыгызны үзегезнең заманыгыздан башка бер заман өчен укытыгыз, чөнки алар сезнең заманыгыздан башка бер заманда яшәү өчен дөньяга килгәннәр!» дигән бик хикмәтле сүзләрен китергән.

Укучы балаларның иң изге һәм олы вазифалары гыйлем үзләштерү булганлыктан, Р.Фәхретдин бу китабының иң беренче битенә, бүлек башына, иң беренче сүз итеп «Гыйлем» дип куя. Аннан соң «Мөгаллим. Тәрбия», дип яза. Аның фикеренчә, гыйлемнән дә артык байлык, наданлыктан да артык фәкыйрьлек юктыр. Менә шушы дөньядагы барлык байлыклардан да өстен торган гыйлемне өйрәтүче һәм балаларның җаннарын тәрбияләүче кешенең мөгаллим дип аталуын күрсәтә һәм аның иң беренче эше – шәкертләрне гыйлем белән тәрбияләү, изге шәригатьтә аңлатылган күркәм холыклар белән таныштыру һәм аларга гадәтләндерү икәнлеген аңлатып бирә.

Хезмәтләре – саваплы, вазифалары авыр һәм мактаулы булган укытучыларның үзләре укыткан һәм тәрбияләгән шәкертләре хакында дөньяда һәм ахирәттә бирәчәк җаваплары да җиңел булмавын искәртә Р.Фәхретдин. Аның фикеренчә, алтын булачак бер шәкертне туфрак итеп җирдә калдырган укытучы да бар һәм туфрак булачак бер баланы алтын итә белгән укытучы да бар. Шуңа күрә кешеләргә гыйлем өйрәтүче, дөнья йөзендә үз вазифасын намус белән җи-ренә җиткерүче укытучыдан да файдалы һәм кирәкле кеше юктыр.

Ризаэтдин Фәхретдин кешеләргә намуслы хезмәт итүче укытучыларны Аллаһы Тәгалә тарафыннан җибәрелгән пәйгамбәрләргә һәм илчеләргә тиңли. Чөнки алар да, укытучылык белән шөгыльләнеп, халыкка шәригать кануннарын өйрәткән. «Бу газизләредер – барысы да укытучы иде», – ди ул. Укытучы хезмәтен бәяләп: «Укытучылык – иң бөек һәм иң изге бер хезмәт урыныдыр ки: бу юлда никадәр мәшәкать тартылса да, аларның барысы да рәхәтлеккә хисапланылса, урынлыдыр», – дип яза. Дөньяга килгән һәр баланы бөек һәм гүзәл шәхес итү өчен аларны сабый вакытларында ук тәрбияләү кирәклеген ассызыклый. «Тәрбиясе булмаган җирдә гүзәл ашлык җитешмәгән кебек, тиешле тәрбия бирелмәгәнлектән, гүзәл кеше дә җитешмәс. Мондый тәрбия иң кирәкле бер эш булачактыр», – дип яза ул.

Укытучыларның һәм шул исәптән мәктәпләрнең дә вазифасы гыйлем бирү, укыту белән генә чикләнмичә, моннан тыш, мәктәпкә җыелган балалар күңеленә Аллаһыны сөю, яхшы гадәтләр, үз дигәненә ирешү, тырышлык, гүзәл холык, тугрылык, гайрәтлелек, активлык кебек яхшы холыклылык орлыкларын чәчү һәм тәрбияләү вазифалары да йөкләнә. Менә шуңа күрә дә укытучылык кебек авыр һәм җаваплы вазифаны һәркем үти дә алмый. «Шул сәбәпле, – дип яза Ризаэддин Фәхретдин, – баланы укытырга биргән вакытта иң элек игътибар итәчәк нәрсә – укытучы табу һәм ул укытучының вазифасын үтәвендә көче булу-булмавын яхшы аңлаудыр».

Укытучы нинди сыйфатларга ия булырга, дәресләрен ничек укытырга, аның вазифалары нидән гыйбарәт булырга тиеш һ.б.ш. гаять әһәмиятле мәсьәләләр бу китапта җентекләп аңлатыла. Р. Фәхретдин укытучыларга кагылышлы кануни 13 вазифаны тәфсилләп бирә. Бу вазыйфаларның берничәсен санап үтик.

Беренче вазифа – укытучының холкы һәм гамәленә бәйле. Р.Фәхретдин, биредә иң төп канун итеп, укытучының иң әүвәл үз холкын яхшыртырга, үз холкы һәм гамәле белән шәкертләргә үрнәк булырга тиешлегенә басым ясый.

Шуннан соң гына укытучы үзенең алдына тезелешеп утырган балаларга әхлак турында дәрес бирергә мөмкин икәнлеген аңлата. Болай булмаганда, шәкертләргә бирелгән үгет-нәсихәтләр файдасыз, укытылган дәресләр дә нәтиҗәсез калачак. Чөнки, гадәттә, укучылар укытучының сөйләгән сүзенә түгел, ә гамәленә иярә һәм тора-бара бу күренеш укучының табигый гадәтенә әйләнеп китә. Менә шуңа күрә дә инде балалар укытучының: «Шулай булыгыз! Болай булмагыз!» – дип өйрәтүләренә түгел, ә үзенең гүзәл холкы һәм яхшы гамәле үрнәгендә тәрбияләвенә мохтаҗ.

Укытучы кеше үзе нинди генә галим, зирәк акыллы булып та, гүзәл холык иясе булмаса һәм шул гүзәл холыкны дәресләрендә күрсәтеп, гамәлдә кулланмаса, аның укытуыннан бернинди файда булмас, ә зарары әйтеп бетергесез күп булыр.

Р.Фәхретдин укытучылар алдына җитди таләп куя: «Әгәр дә син үзеңне укучыларыңнан хөрмәт иттерәсең килә икән, син иң әүвәл укучыларыңның барысына да бертигез хөрмәт күрсәт; үз итеп, шәфкатьле итеп эндәш, төрле кушаматлар тагудан сак бул! Әгәр син һәрбер укучыга олы шәхес итеп карасаң, аның нәтиҗәсе дә бик яхшы булачак. Һәр укытучы үз холкының һәм гамәленең тулы чагылышын укыткан шәкертендә күрә ала».

Укытучының икенче вазифасы итеп, Р.Фәхретдин аның төпле белемгә ия булуын, укытучылык итәргә кулыннан килүен, булдыклылыгын күрсәтә. Болай булмаганда, укыту һәм тәрбия эшенә һичбер вакытта төзәтеп булмаслык зарар киләчәк.

Укытучылык эше никадәр зур белем һәм булдыклылык таләп итүен күрсәтеп, Р.Фәхретдин, җыелышып утырган балалар нинди генә кечкенә булса да, аларга бирәсе белем һәм тәрбиянең һич кенә дә җиңел түгеллеген аңлатып бирә.

Тәрбия гыйлеме сәламәтлек саклау, әхлак, рух гыйлеме кебек төрле фәннәрдән җыйналган гыйлем булганга күрә Р.Фәхретдин аның һәр ысулын белүне укытучының бурычы итеп саный һәм укытучылык эше өчен кирәк булган һәр фәнне һәм гамәлне үзләштерүне таләп итә.

Аның фикеренчә, балалар укыту һәм тәрбияләү шикелле изге гамәлне үтәү өчен аеруча сәләтле һәм булдыклы булу сорала. Әмма сәләтлелек һәм булдыклылык сыйфатлары укып та, эшләп тә бирелми. Ул – Аллаһы Тәгалә тарафыннан гына бирелә торган бөек бер бүләк. Укытучы кешегә бирелгән сәләтлелек һәм булдыклылык – ул үзенең күңелендә булган гыйлемне ачык итеп балаларга аңлата белү. Мондый сыйфаты булмаган укытучының, ул әллә нинди гыйлемле, галим булса да, гыйлем көйрәтүеннән дә бер нәтиҗә дә булмас. Галим булу бер нәрсә, әмма укытучы булу бөтенләй башка.

Укытучының өченче вазифасы итеп, галим йомшаклык, ягымлылык, үз-үзен олы итеп тота белү сыйфатларын күрсәтә. Ул, укытучыларның иң әүвәл йомшак күңелле, түзем, шәфкатьле һәм мәрхәмәтле булырга тиешлеген аңлата. Әгәр укытучы күңелендә балаларга карата шәфкатьлелек һәм мәрхәмәтлелек хисләре булмаса, андый кешенең укыту һәм тәрбия эше белән шөгыльләнмәве үзе өчен дә, балалар өчен дә хәерлерәк.

Р.Фәхретдин укытучыларның сабыр холыклы, беркайчан да кызып китми, укучыларын ачуланмый торган, үз дәрәҗәсен саклый белүче, ягъни үзен олы итеп, хөрмәткә лаеклы кеше итеп тотучы затлар булуын таләп итә. Мондый укытучыларны укучылары да хөрмәтләп, олылап тора.

Укытучының дүртенче вазифасы итеп, Р.Фәхретдин, ихласлылык, дикъкатьлелек, тырышлык сыйфатларын күрсәтә. Аның фикеренчә, укытучыларның бар вазифасы аерым бер вакытта үтәлергә һәм укытыр өчен дә махсус вакытлар билгеләнергә тиеш. Дәресләрне үз вакытларыннан һичбер вакыт күчерергә яки чигерергә ярамый. Укытучының һәр эшне үз вакытында башкаруы – дикъ-катьле булу билгесе, һәм шул нигездә тәрбияләнгән шәкерт тә надан кал-маячак...

Укытучы булган кеше укучыларын яхшы итеп укыту өчен тырышырга, укучыларының яхшы тәрбиясе мәсьәләсендә дә һәрвакыт уйларга тиеш. Дөньяда яхшы яшәү өчен бик нык тырышырга кирәк булган кебек гыйлем өйрәнүдә яки гыйлем өйрәтүдә тагын да күбрәк тырышырга кирәк. Гыйлем юлында никадәр күбрәк тырышсаң, аның ләззәте дә шулкадәр күбрәк була. Дөньяда гыйлемнән дә артык берәр төрле өстенлек булмавын күрсәтеп, Р.Фәхретдин, бе-рәр укучы баланы гыйлем юлында һәм шәригать юлында тәрбияләү кебек яхшы сыйфатның һич табылмавын, укучыларның моны яхшы аңлап бөтен көчләрен куеп тырышырга тиешлеген ассызыклап аңлата.

Укытучының бишенче вазифасы итеп, Р.Фәхретдин балаларны сынап карау юлы белән тану, гыйлем өйрәнүгә мәхәббәт тәрбияләп кызыксындыру, түземлелек сыйфатларын күрсәтә. Авыруларны дәвалаудан элек аларның табигый хәлен җентекләп өйрәнүче һәм нинди чир белән авыруын аңларга тырышучы табиблар кебек укытучылар да укучыларның холык-табигатен өйрәнергә һәм, шуннан чыгып, аларны укыту һәм тәрбияләү эшенә керешергә тиеш. Бу укытучы өчен гаять мөһим бер адым булып тора. Укучының холкын өйрәнү өчен тәҗрибәле укытучылар балаларга күбрәк мөстәкыйльлек биреп карый.

Балаларда гыйлем өйрәнүгә мәхәббәт, кызыксындыру тәрбияләүне ул укытучы өчен иң кирәкле һәм иң файдалы бер гамәл дип саный. Аларда үз теләкләре белән гыйлем алуга максат, омтылыш уятырга кирәклеген һәм моның милләт өстеннән наданлык авыруын алып ташлау өчен беренче чара булып торуын күрсәтә.

Р.Фәхретдин укучы балалар үз укытучыларының дәресләрен, нәсихәтләрен җаннары һәм тәннәре белән бирелеп тыңласын һәм аларны үзләрен тәрбияләр өчен барлыкка китерелгән затлар дип инансын дигән зур бурыч куя. Ә бу бурычны йомшак күңеллелеге белән мәрхәмәтен, сабырлыгы белән дикъкатен, белемнәре белән тырышлыгын эш кыйбласы иткән укытучылар гына үти алуын искәртеп куя.

Укытучының алтынчы вазифасы итеп, Р.Фәхретдин нәсихәт-яхшылыкка өндәү, тырышлык һәм теләктәшлек кебек сыйфатларны күрсәтә. Аның фике-ренчә, укытучы булган кеше, үз укучыларына карата аларның ата-аналарына караганда да шәфкатьлерәк һәм мәрхәмәтлерәк булып, аларны яхшылыкка өндәп, үгет-нәсихәт бирергә тиеш. Нәсихәт – ул сүз белән генә түгел, ә үзеңнең гамәлең һәм холкың белән балаларга үрнәк булып торуда күренә.

 

 

 

 

 

 

 

 

Йомгаклау өлеше.

 

Укучы баланың җәмгыять өчен кирәкле һәм һәрьяктан камил шәхес булып җитешүе өчен галим бөтен җаваплылыкны укытучыга йөкли. Моның белән аның үз эшенә ничек каравын, укыту ысулын ни дәрәҗәдә белүен билгеләп: «Шәкерт ничек кенә яшь булмасын, ул мәгърифәт үзләштерүгә сәләтле булыр, фәкать укытучының укыту ысулын белүе һәм алдында утырган көчсез җан иясенең киләчәк көндә мәшһүр һәм файдалы адәм булу ихтималы барлыгын фикерләп, саклык белән тәрбияләве шарттыр», – ди.

      Шуңа күрә укытучыларның үзләренең холык һәм гамәлләре үрнәгендә бирелгән шәфкатьле нәсихәте укучыларның зиһене ачылу һәм холкын яхшырту турында китаплар белән дәрес бирүгә караганда файдалырак. Нәсихәтләре үтемле булган укытучыларның укучылары күп вакытта күркәм холыклы, мөлаем була. Шуңа күрә шәкерт остазының күчермә нөсхәсе булганлыктан, укытучы булган кеше иң әүвәл үз холкын яхшыртырга һәм аннан соң гына укыткан балаларына тырышып-тырышып нәсихәт бирергә тиеш. Тәрбия гыйлеме таләп иткәнчә, дәресләр бирү, аннан соң табигый җанлылык белән укучыларга һәр көнне бер файдалы гыйлем өйрәтү һәм, барыннан да бигрәк, укучыларның көннән-көн алга үсешенә һәм аларның тырышлыгы артуга көчле тәэсир итүче шәхси үрнәк булудан гыйбарәт.

Төрле мәдрәсәләрдә белем бирү, озак еллар буе казый һәм мөфти вазыйфаларын башкару – чын мәгънәсендә үз эшенең белгече итә. Шушы тәҗрибәгә нигезләнеп, галимебез Уфада казый булып эшләгән елларда ук күпләп хезмәтләр иҗат итүгә керешә. Бу елларда аның иң мәшһүр китаплары дөнья күрә: 'Тәрбияле бала", "Тәрбияле ана», «Тәрбияле ата», «Тәрбияле хатын», "Нәсыйхәт", "Шәкертлек әдәбе" һ. б. Бу китаплар кат – кат басылып чыга һәм мәдрә-сәләрдә дәреслек буларак кулланыла. Хезмәтләрнең күбесе соңгы мәртәбә XX гасырның башында дөнья күргән. Гарәп графикасында басылганга күрә һәркем алар белән таныша да алмый. Соңгы елларда гына «Тәрбияле хатын», «Тәрбияле бала», "Нәсыйхәт" әсәрләре бүгенге хәрефләргә күчерелеп дөнья күрде. Ризаэтдин Фәхретдиннең "Шәкертлек әдәбе" хезмәте бүгенге укучыга таныш. Бу хезмәт мәктәп-мадрәсәләрдә белем алучы шәкетләргә, яшьләргә багышлап язылган. Ризаэтдин Фәхретдин шәкертләргә әхлакый, рухи тәрбия турында төшенчә бирә.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Кулланылган әдәбият.

 

 

  1. Мәгариф, №1, 2005, 58 - 60 битләр
  2. Мәгариф, №3, 2005, 62 - 64 битләр
  3. Ризаэтдин Фәхретдин. «Шәкертлек әдәбе». – Казан: “ Иман “ нәшрияте, 2002, 3 – 5 битләр

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Кушымта.

 

 

 


Ключевые слова -


ФНГ ФИМ ФЭА ФЭУ Яндекс.Метрика
Copyright 2021. Для правильного отображения сайта рекомендуем обновить Ваш браузер до последней версии!