О САЙТЕ
Добро пожаловать!

Теперь вы можете поделиться своей работой!

Просто нажмите на значок
O2 Design Template

ФИМ / ГО и Социология / Контрольная работа "Татар исемнәре ни сөйли?"

(автор - student, добавлено - 2-08-2020, 17:24)

Кереш өлеш.

Исемең кем? Исемеңнең мәгънәсе нинди? Нәрсә аңлата? Исемең җисемеңә туры киләме? кебек сорауларгасоңгы вакытта бик еш уйланырга туры килә.

Бала туды. Өйгә, гаиләгә яңа ямь, юаныч, бәхет өстәлде. Шуның белән бергә яңа туган сабый ата-анасына өстәмә мәшәкатьләр дә китерде. Аларның иң беренечесе балага исем кушу. Аңа нинди исем бирергә? Бу сорау һәрбер ата-ананы, баланың өлкән туганнарын, кардәш-тумачаларын уйландыра, борчый.Чөнки исем кешегә бер генә мәртәбә бирелә. Кыз бала исемендә йолдыз балкышы яки чәчәк нәфислеге, ир-ат исемендә кылыч чыңы һәм китап акылы чагылырга тиеш.

Татар халкы элек-электән яңа туган сабыйга исем кушуга зур җаваплылык белән караган. Матур эчтәлекле, аһәңле, җиңел һәм анык әйтелешле исемнәр бирергә тырышкан. Исемнең җисеменә туры килүен теләгән һәм тәэмин иткән. Балага исем кушу – бик җаваплы зур һәм мөһим вакыйга. Менә шуңа кытай халык мәкалендә хаклы рәвештә: «Начар язмыш белән туу куркыныч түгел әле ул, ә менә начар исем алу – коточкыч», - диелә.

Һәрбер халыкта кеше исемнәренең шактый кызыклы һәм бай тарихы, үзенчәлекле традицияләре барлыкка килү, бирелү-кушылу йола-мотивлары бар.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Төп өлеш.

Татар исемнәре ни сөйли?

Дөньяга яңа туган сабыйга исем сайлаганда һәм кушканда, баланың матур, чибәр, якты-нурлы йөзле һәм якты күңелле булуын теләүне мотив итеп алып, аны чибәрлек-матурлыкны, пакьлек-сафлыкны, яктылык-матурлыкны белдерүче сүзләргә (антрополексемаларга) нигезләнеп ясалган исемнәр аша чагылдырганнар. Болгар-татарларда бу функцияне төрки чыгышлы күрекле, күркәм, чибәр, матур, сылу, гүзәл, чута («нур», «якты»), балкыш, ямь антрополексемалары; фарсы чыгышлы раушан («нурлы», «якты», «яктыртучы»), фруз ~ фруза («яктыртучы, нурландыручы, балкытучы»), зифа һ. б. исем компонентлары башкарганнар. Болгар-татарларда сылу («гүзәл, матур, зифа») сүзе элек-электән хатын-кыз исеме (Сылу) булып йөргән һәм кушма төзелешле ир-ат һәм хатын-кыз исемнәре ясаучы исем компоненты булып кулланылган: Сылубай, Сылубәк, Сылухан ир-ат исемнәре; Айсылу, Сылугөл, Гөлсылу, Байсылу, Миңсылу, Таңсылу, Шәмсесылу (Щәмсылу), Сылуназ, Сылуниса, Сылуҗиһан һ. б. хатын-кыз исемнәре.

Урта гасырларда (X–XVII йөзләрдә) тарихи антропонимиконыбызны тәшкил иткән байтак кына кеше исемнәрен (башлыча болгар-татар исемнәрен) күрше фин-угыр халыклары (удмуртлар, марилар, мордвалар), славяннар (руслар, украиннар, белоруслар һ.б.) кулланышка алганнар. Төрки телләрнең күбесенең, шул исәптән татар теленең дә, башлыча Ислам дине йогынтысында гарәп исемнәре белән тулылануына урта гасырларда фарсы теле шактый нык булышлык-арадашлык иткән. Болгар дәүләтенең Урта Азия, Иран һәм башка Шәрык илләре белән борынгы заманнардан ук башланган дәвамлы сәүдә һәм культура багланышлары аркылы болгар-татар теленә, ә соңыннан исә, Алтын Урдада һәм Казан ханлыгы чорларында, татар теленә байтак кына фарсы сүзләре һәм кеше исемнәре (мәсәлән, Бану, Бәһрам, Гәүһәр, Гәүһәршат, Гөлзадә, Гөлнара, Гөлсинә, Гөлзифа, Гөлназ, Гөлшат, Гөлҗиһан, Гөлчирә, Диләрә, Дилә, Дилназ, Диләфруз, Дираз, Лалә, Маһи, Маһия, Наһар, Нияз, Пакизә, Раушан-Раушания, Рушат, Рәния, Рөстәм, Сәрвәр, Фәрһад, Фәйрүз-Фәйрүзә, Фирәзә, Хуҗи-Хуҗия, Шаһбаз, Шаһигардан, Шаһимәрдан, Әсфәндияр, Җиһангир, Җиһанша, Һәнүз, Һәнүзә һ.б.) кергән.

Татар исемнәре хәзинәсендә меңнән артык ел дәвамында саф төрки-татар исем компонентлары белән гарәп һәм фарсы телләреннән кергән исем компонентлары үзара кушылу аркасында кушма исемнәр барлыкка килгән.

Әйтик, Айназар, Акназар, Илморат, Ишморат, Колгали, Колсәет, Колшәриф, Коләхмәт, Миңлегаян, Галимбәк, Гайшәбикә, Дәүләтбай, Дәүләткилде, Муллагол, Рахманкол, Мөхәммәтхан, Ханмөхәммәт, Нурсылу, Әсмабикә, Әмирхан, Әхмәтхан, Әхмәтҗан, Айгөл, Айназ, Илназ, Акхуҗа, Бикморза, Илморза, Ишморза, Иркәбану, Шаһнияз, Ишнияз, Миңлегөл, Гөлбикә, Гөлүсә, Дилүс, Маһисылу, Маһикамал, Маһибәдәр, Маһинур, Гаделҗан, Галимҗан, Закирҗан, Зәкиябану, Камербану, Нурзадә, Фаягөл, Хәсәнша, Бибинур, Бибиҗамал, Былбылниса, Ниязгали, Таҗетдин, Ширгали, Шәмсеҗиһан һ. б. исемнәр әнә шул юл белән ясалганнар.

Төрки телләрдәге ике компонентлы кушма төзелешле исемнәр модель-системасы кеше исемнәрен чиксез төрлеләндерергә мөмкинлек бирә һәм шәхесне хөрмәтләп, олылап, сурәтләп-тасвирлап әйтү-атау формаларын барлыкка китерә. Чагыштырыгыз: Сылу: Айсылу, Миңсылу, Нурсылу, Таңсылу, Байсылу, Сылубикә, Сылугөл, Сылуназ, Сылуниса, Сылуҗиһан; Әхмәт: Вәлиәхмәт, Галиәхмәт, Миңлеәхмәт, Нуриәхмәт, Зыяәхмәт, Саниәхмәт, Шаһиәхмәт, Әхмәтгәрәй, Әхмәтзакир, Әхмәтвафа, Әхмәтсафа, Әхмәтҗан, Әхмәтһади, Сәхипҗамал, Гарифҗан һ.б. Хәзерге яшь буынга мондый тасвирый сурәтле күркәм исемнәребезне кушмыйбыз диярлек...

Исламның Аллаһыны олылауга багышланган, илаһи сыйфатларын, атрибутларын белдерүче эпитетлардан гыйбарәт исемнәр бар. Мәсәлән, Азамат («бөек, шөһрәт, дан»), Басыйр («барсын да күреп торучы»), Барый («бар итүче, яратучы, тудыручы, иҗат итүче»), Вахит («бердәнбер»), Ваһап («тереклек бирүче, гомер бүләк итүче»), Вәли («хакимлек итүче һәм яхшы бәндәләрнең дусты»), Газиз («кодрәтле, көчле; кадерле»), Газим («бөек, югары дәрәҗәле»), Гали («һәрнәрсәдән өстен һәм бөек»), Гаффар («гөнаһ-хаталарны гафу итүче, кичерүче, ярлыкаучы»), Даян («кылган эшләренә күрә җәзасын бирүче»), Заһир («күренекле»), Кави («көчле, куәтле, киң кодрәтле»), Кадыйр («кодрәтле, һәрнәрсәгә көче җитүче»), Касыйм («бүлеп бирүче, өлеш чыгаручы»), Каюм («бер дә үзгәрмәүчән, тотрыклы»), Кәбир («олы, бөек»), Кәрам («юмарт, киң күңелле»), Кәрим («юмарт, рәхимле»), Латыйф («шәфкатьле, игелекле, мөлаем»), Моталлип («җавапка тартучы»), Мәннан («чиксез рәхимле, нигъмәт бирүче»), Мәннаф («өстен, иң югары»), Мәҗит («данлы, мактаулы, вөҗданлы зат»), Насыйр (ярдәм бирүче, яклаучы»), Рахман («рәхимле, шәфкатьле, миһербанлы»), Рәхим («мәрхәмәтле, рәхимле, аяучан»), Рәззак («ризык бирүче, туендыручы”)), Рәкыйп («барын да күреп торучы»), Сабир («түзем, сабыр»), Самат («мәңге яшәүче»), Саттар («гафу итүче, кичерүче»), Сафи («саф, чын»), Сөббух («олы, данлы, мактаулы), Сөбхан ("дан, мактау»), Фәттах («ачучы»), Хак («барлыгына шик булмаган, чын зат»), Халикъ («яратучы, бар кылучы»), Харис («саклаучы, яклаучы»), Хәер («изгелек кылучы»), Шәкүр («шөкер итүче»), Җәббар («зур көч-куәт иясе», «кодрәтле»), Җәлил («олылык хуҗасы»), Җәмил («күркәм, матур, чибәр»), Һади («туры юл күрсәтүче»), Әхәт («бер генә, тиңдәше юк») һ. б.

Татарларда, XX гасырның 80 нче елларыннан башлап, кыз балаларга: Айсылу, Айгөл, Айназ, Алия, Галия, Гөлүсә, Гөлназ, Гөлйөзем, Гөлшат, Гөлзадә, Гөлнара, Гөлчәчәк, Гүзәл, Илсөяр, Иркә, Иркәгөл, Ләйсән, Лилия, Нурия, Зөлфия, Әлфия, Гөлфия, Таңсылу, Гөлсинә, Нурзадә, Фәния, Фәнзилә, Фәнзия, Ләйлә, Чулпан, Лалә, Сөмбел, Миләүшә, Фәридә, ир балаларга: Айнур, Айбулат, Айдар, Айрат, Булат, Нурбулат, Ирбулат, Алмаз, Ирек, Азат, Илгизәр, Илдар, Илшат, Илнур, Илсур, Илфат, Рөстәм, Фәнзил, Фәнис, Фәннур, Фәрит, Нуршат, Нурлан, Равил һ. б. кебек исемнәр кушу аерата ешайды, активлашты. Боларның күбесе – зәвыклы, җыйнак-җиңел әйтелешкә, матур мәгънәгә ия, заманча милли исемнәр. Әмма шәһәр һәм авылларыбызда бертөрле исемнәребезнең артык күбәеп-ишәеп китүе коллективта аралашу, шәхесләрне атау, аларга эндәшү процессында кыенлыклар китереп чыгара. Исем үзенең төп функциясен – шәхесне аерып, аныклап, индивидуальләштереп-конкретлаштырып атау-номинацияләү функциясен тиешенчә башкара алмый.

Татар теле – бөтендөнья күләмендә кеше исемнәренә иң бай, кеше исемнәре хәзинәсе иң мул булган телләрнең берсе. Татар исемнәре сүзлеге авторы Г.Ф. Саттаров кеше исеме турында болай ди: "Кеше исеме – шәхес турында вакыт чикләрен белми торган тарих хәбәрчесе, аның мәңгелек үлемсез ядкаре, хатирәсе”.

Һәр халыкта кеше исеменең кызыклы һәм бай тарихы, үзенчәлекле традицияләре, кушу мотивлары бар. Татар исемнәре – халыкның теле, тарихы, мәдәниятенең бер өлеше. Кеше исеменең үзгәрүе җәмгыятьнең социаль үсешенә, культура, идеология эволюциясенә бик тыгыз бәйле.

Татар исемнәренең барлыкка килүен һәм үсешен тарихи яссылыкка салсаң, берничә чорга бүләргә мөмкин: мәҗүсилек йолалары тәэсирендә барлыкка килгән борынгы төрки чор, икенчесе – ислам динен кабул иткәч кушыла башлаган исемнәр. Аннары Октябрь революциясеннән соң һәм 1990 еллардан алып бүгенгә кадәр булган чорларны атап була. Һәр этапның үз үзенчәлекләре, сыйфатлары бар.

Борынгы төрки-татар исемнәренең барлыкка килүе мәҗүси ышануларга бәйле. Алар мәҗүсилек йолалары, гореф-гадәтләре йогынтысында килеп чыккан. Мондый исемнәр Тәңрегә, күк, кояшка табынуга корылган. Ә болгарларда бала тугач, кардәшләр белән бергә киңәшләшеп, нинди сыйфатларга ия булуын теләп, төрле явыз көчләрдән сакларга тырышып, чиннарга ирешүен уйлап исем биргәннәр.

Шундый кызыклы фактлар да бар. Озак бала тапмыйча интеккән хатын-кызның нарасые дөньяга килгәч, аңа ананың теләкләрен аклау исеме бирелгән. Мәсәлән, Актаныш районы исеме вакытында Акланыш дигән сүзне йөрткән.Бала тапмый дигән килен көннәрдән бер көнне авырга узып, сабые туса, аңа Акланыш дигән исем бирелгән. Ягъни сабый әнисенең теләген аклаган, аны раслаган. Гарәпләрдән кергән Хөҗҗәт дигән исем дә "аклану, аргумент, факт” дигәнне аңлата. Президент туган Әнәк авылы исеме дә безнең борынгы йола мотивларына бәйле. Ул "көчек, эт баласы” дигәнне аңлата. Бала тугач, үлмәсен, озак яшәсен, талымсыз үссен, авыруларга бирешмәсен дигән теләктән чыгып, бездә эт баласы исемен бирү гадәте булган. Башкортларда да ул бар, мәсәлән, Көчекбай. Казан ханлыгы башлыгы Мөхәм¬мәд Әмин хан заманында Көбәк исемле бакыр эшләре остасы булган. Көбәк – ул ау эте. Әгерҗе исеме дә "сунар этләрен караучы” дигәнне аңлата.

Һәм соңгы вакытта сенсацион ачышАКШ президенты Барак Обамага бәйле. Төрки-татарларда Барак исемле кеше булганы билгеле. Барак "йонлач, зур сунар эте” дигән мәгънәгә ия. Бу – борынгы төрки-татар йола исеме, озын һәм йомшак йонлы, затлы нәселле ау эте. Ир бала барак кебек сизгер, затлы булсын дип аңа шундый исем кушылган. Мишәрләрдә Бараков, урысларда Баракин фамилияле кешеләр әле дә бар. АКШ президенты Барак Обаманың бабалары – Кения мөселманнары. Барак Обаманың Кениядә яшәүче апасы Зәйтүнә исемле булган. Күрәсез, аларның исемнәре гарәп һәм төрки-татар исемнәренә турыдан-туры бәйле. Обама фамилиясенә бәйле кызыклы фактлар бар. Мирфатыйх Зәкиев үзенең "Татары. Проблемы истории и языка” дип исемләнгән китабында Обама исеменең килеп чыгышы турында фикерләр яза. "Обаба”, "Хобаба”Рим императоры Максиминның анасы исеме, ди ул. Бу хатын чыгышы белән алан милләтеннән булырга тиеш. Аланнар иран теллеләр. Алан һәм осетиннарны өйрәнгән галим Абаев бу исемнең килеп чыгышын "Һиваба” сүзеннән, ягъни "оста тегүче”дән алынган ди. Төркиләрдә "аб” – ау, "ив”, "эв” – өй, йорт, "оба” – әти, әни, бабай мәгънәләренә ия. Димәк, "Обама” әни, йорт дигәнне аңлата. Ислам дине алан кабиләләре, Рим империясе кешеләренә дә йогынты ясаган, безнең төрки-татар традицияләре хәтта көнчыгыш Африка мөселманнарының исем системасына да үтеп кергән дип фаразларга мөмкин.

Тузга язмаган исемнәр кушу татарларда киң тарала башлады. Бу нәрсә белән бәйле дисезме?

Бу галәмәт Октябрь революциясеннән соң башлана. Коммунизмны тормышка ашыру ниятеннән кушылган исемнәр барлыкка килә. Лена, Роза, Римма, Флера, Клара, Венера, Луиза, Светлана, Эльза, Октябрина, Энгель, Эрнес, Спартак, Рафаэль, Альбина һ.б. Хәтта Ленинны кире укып, Нинел исемен уйлап табалар. Кыскартылган кушма исемнәр байтак: Вил, Марлен, Изил, Ким, Юнир, Ленуза, Дамир, Рево, Люция. Мондый күренеш башкорт белән чувашларга да хас. Ләкин без, татарлар, бу өлкәдә аеруча алда барабыз.

Нәрсәгә бәйле дигәнгә килсәк, башка төрки халыклар арасында мәдәният, әдәбият өлкәсендә әйдәп баручы халык, дөньякүләм үзгәрешләрне сизү, тоемлау, агымнан калышмау, яңалыкны тизрәк кулланылышка алу кебек сыйфатлар хас безгә. Ләкин исемнәрне кушу өлкәсендә артыгын кылану бар.

Шулай да, соңгы елларда борынгы исемнәр кайта башлады кебек. Кәрим, Самат, Чыңгызлар күбәйде. Шөкер, ислам кыйммәтләре кире халыкка кайта, милли үзаң күтәрелә башлагач, борынгы исемнәрнең кулланылышка актив керүен күзәтергә мөмкин. Матур һәм куанычлы күренеш, чөнки кешенең исеме аның кайсы милләттән булуын күрсәтеп торырга тиеш. Халык тарих белән кызыксына хәзер. Борынгы төрки исемнәр дә кайта башлады.

Татар халкының рухи дөньясын формалаштыруда, үстерүдә, аны иманлы итүдә ислам диненең өлеше зур. Ислам белән безгә Динислам, Нурислам, Шәйхелислам, Шәйхулла, Мөхәммәд, Әхмәт дигән исемнәр керде. Озын исемнәрнең кыскартылган һәм кушма вариантлары барлыкка килгән. Төрки һәм гарәп компоненты кушылган исемнәр: Акназар, Ишморат. Төрки-татар һәм фарсы компоненты кушылган исемнәр: Айназ, Илназ, Җиһансылу.

Математикада кушылучыларның урыннарын алыштырудан нәтиҗә шул ук калса, исемнәргә бу кагыйдә туры килми. Исемдә тамырларны алмаштырганда мәгънә үзгәрә. Мәсәлән, Хантимер "олы, мәртәбәле тимер” дигәнгә ия, ә Тимерхан – "таза, нык хан”. Байкотлы – "бай, мул, котлы” мәгънәсендә, ә Котлыбай "бәхетле бай” дигәнне аңлата.

Исемнәр ясалышында кыенрак моментлар бар, әлбәттә. Күмәклек исемнәрдән ялгызлык исемнәре ясалу практикасы бар. Табигатьтәге, җәмгыятьтәге күркәм предметлар, сыйфатлар, күренешләрне яисә социаль-политик төшенчәләрне белдерүче сүзләр кеше исемнәре итеп кулланыла бездә. Мәсәлән, Чәчкә,Йолдыз, Иркә, Нур, Дулкын, Миләүшә, Кояш, Сөмбел, Ләлә, Ирек, Азат, Бүләк, Ләззәт. Казахларда Ләззәт исемле хатын-кызлар күп, ә бездә ирләргә кушыла ул. Шулай да, Ләззәт исемен ирләргә кушу муафыйк түгел. Татар исемнәре дөньясы сан һәм мәгънә ягыннан да бай.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Йомгаклау өлеше.

Татар исемнәренең сакланып калыну проблемалары:

1. Интернациональ исемнәрдән үрнәк алу ( европа модасына сукырларча иярү: Эрнес, Энгель, Эльвина, Октябрина).

2. Катнаш никахлы гаиләләрдә татар исемнәре югалу күренеше (

3. Яшь әти- әниләрнең балага исем сайлауга, аның карашлары ( сүзләргә игътибар итмәү).

4. Татар матбугатында, радио- телевидениядә татар исемнәрен пропагандалауга игътибар җитмәү.

5. Татар гаиләләрендә исем кушу традицияләренең бозылуы ( нәсел агачындагы исемнәрнең үрнәгендә исем сайлау).

6.Тормышта татар исемнәрен бозу ( исем җисемгә туры килергә тиеш ). Татар кешесендә татар исеме булырга тиеш. Исем кешенең нинди милләттән икәнен күрсәтеп тора.

7. Уртак варианттагы исемнәрне куллану ( ир-ат, хатын-кыз исемнәре) күп проблемалар китереп чыгара.

8. Борынгы исемнәрне бозып әйтү күренешләре ( орфоэпик, фонетик проблемалар бозыла). Зөләйха(Зулейха), Минтимер(Минтимир).

9. Татар исемнәренең язмыш проблемалары (грамматик хаталар). Рамиль-Рамил, Альмир-Алмир.

10.Татар исемнәрен сөйләмдә рус вариантында куллану: Зөлфия-Зульфия.

Татар исемнәре- халкыбызның җәүхәрләре, кыйммәтле асыл хәзинәсе, милләтебезнең милли йөзе, көзгесе, тарихи үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге. Татар милләтенең киләчәгенә исем сайлауга, исем кушу- бирүгә үтә җаваплы, таләпчән һәм җитди булырга кирәк.

"Исем кешене бизәми, кеше исемне бизи” дигән мәкаль бар татар халкында. Исемне ничек бизәп була? Исемне яхшы эшләр, әдәпле, шәфкатьле, якты йөзле, тәмле телле булуың белән бизәп була. Исеме бик матур булып та ул кешенең тәртибе бик начар икән ул кеше инде һәркемгә дә ямьсез булып күренәчәк.

Кулланылган әдәбият.

1. Гомәр Саттаров. Исемең матур,кемнәр куйган. Казан. Татарстан китап нәшрияты.1989

2. Гомәр Саттаров-мулилле. Татар исемнәре ни сөйли? Казан. "Раннур” нәшрияты.1998

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 


Ключевые слова -


ФНГ ФИМ ФЭА ФЭУ Яндекс.Метрика
Copyright 2021. Для правильного отображения сайта рекомендуем обновить Ваш браузер до последней версии!